ТРЕК

Кышкы романс

Исполнитель: Шакур

Длительность: 03:25
Битрейт: 320 kbps
Правообладатель: Медиалайн ООО "Медиалайн"

Текст песни

Син сүндердең шәмнәрне,
Миңа бер сүз эндәшмичә.
Көзгеләргә куна тузан,
Буш бокаллар өстәл өстендә.
Өстә шаулый күршеләр,
Кабат савыт-саба ватып.
Скандал гел юк-бардан туа,
Аны булмый тиз туктатып.
Әйдә китик әле бергә,
Китик бергә бу көннәрдән.
Ике йөрәк упкыны
Безне әйләндерде көлгә.
Аэропорт. Соңгы рейс.
Сине каршы алыр Мәскәү.
Ә мин калырмын Казанда
Сине озатып, карап өскә.
Көннәр туктап калды сыман,
Минем өчен һәрхәлдә.
Әйдә, бүтән аралашмыйк-
Хәзер инде нәрсәгә?!
Синең өчен бар булганы
Уен иде ялгышмасам.
Минем өчен дә уен,
Тик рус рулеткасы сыман.
Калдыр миңа сагышымны-
Ул бердәнбер тугры дустым.
Мин яндырам күперләрне-
Бар булганы да янсын.
Урамнарда кар ява.
Мин кафеда. Уйный джаз.
Сагыш бушлык күңелдә
Һәм бу моңсу "Кышкы романс":

Син - гомер агышларым,
Син - минем сагышларым,
Син - минем шатлык илем,
Югалту-табышларым...
Син - минем сагышларым.

Җибәр мине үкенмичә,
Мин сине җибәргән сыман.
Оныт минем булганымны,
Әгәр дә оныта алсаң.
Яндыр дөрләп янган утта
Бар булганын үткәннәрнең.
Тик кайтарма, зинһар, кире
Бу салкын кышкы көннәрне.
100,5 ФМ ешлыгында
Суза көен Кени Вест.
Мин адаштым бу шәһәрдә
Томаннарда адашкан кебек.
Һәм мин хәзер генә аңлыйм-
Тик син минем сагышларым,
Минем сүнгән өметем,
Минем гомер агышларым.
Без бер-беребезне аңламадык,
Юк, аңларга тырышмадык.
Гаеп эзләп ни мәгънә-
Безгә кирәк иде вакыт.
Син сайладың китү юлын,
Ә мин каршы килмәдем.
Син: "Бу дөрес булыр",-дидең
һәм мин сине җибәрдем.
Бу бары тик бер өзек
Минем үткән көннәремнән-
Моңсу тәмамланган әсәр,
Калган яра күңелемдә.
Син минем бар булганым
һәм син минем шатлык илем,
Югалту-табышларым.
Син...

Син - гомер агышларым,
Син - минем сагышларым,
Син - минем шатлык илем,
Югалту-табышларым...
Син - минем сагышларым.
Син - минем сагышларым.
Син - минем сагышларым.
Добро пожаловать на наш сайт, где вы сможете наслаждаться музыкой в хорошем качестве! У нас есть все, что нужно для вашего музыкального праздника: возможность слушать онлайн или скачать бесплатно вашу любимую песню Шакур - Кышкы романс в несколько кликов. Забудьте о скучных и низкокачественных звуках, мы предлагаем только самое лучшее - чистый звук и потрясающую атмосферу! Так что друзья, готовы ли вы окунуться в мир ярких эмоций и заводных ритмов? Приготовьтесь к нескончаемому марафону прекрасной мелодии, который оставит вас жаждущим еще больше!